Сәяхәткә маршрут эзлим, кайларга юл тотасы...
«Дәвам итәбез» бәйгесенә.
Сәяхәткә маршрут эзлим
Кайларга юл тотасы.
Әллә Америка буйлап
Диснейлендка барасы?
Әллә инде Тукай буйлап,
Шүрәлене эзлимме?
Су буйларын бер әйләнеп,
Су анасын күзлимме?
Әллә инде Казан буйлап
Бауман аша үтәргә?
Аквапаркында коенып
Рәхәтләнеп йөзәргә.
Әллә Чаллыга барыйммы
Дельфиннарны тотарга.
Алар белән йөзә-йөзә
Куышлымы уйнарга?
Әллә инде шар кабартып
Мәскәүгә очыйммы икән.
Анда Москва-сити күреп
Хайваннар кочыйм микән?
Әллә Шәһри Болгар буйлап
Ак мәчеткә барырга.. ?
Борынгы биналар карап,
Чал тарихка чумарга?
Иң яхшысы үз ягымдыр,
Ин матур ямьле Сабам.
Синнән дә матуры булмас
Лучше мин өйдә калам...
Илзия Хәлилова, Саба районы, Шәмәрдән авылы лицееның 6 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев