Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Сәяхәткә маршрут эзлим - кайларга юл тотасы?

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Балтач районы Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе укучысыХаҗиева Гүзәл җибәргән шигырь.

Сәяхәткә маршрут эзлим -
Кайларга юл тотасы?
Көтә мине чал тарихлы,
Нурлы Казан каласы.
Тарихи сәяхәтемне
Кремльдән башладым. 
Мәркәземнең үзәге ул,
Йөрәге башкаламның.
Кремльнең чикләре нык,
Ак дивардан корылган.
Манаралар, мәчете дә,
Таш-кирпечтән ясалган.
Ерактан ук күренеп тора
Сөембикә манарасы.
Горур татар халкының,
Тарихи эмблемасы.
Зәңгәр гөмбәзле Кол Шәриф,
Үзенә чакырып тора.
Бай тарихы, матурлыгы,
Күпләрне шаккаттыра.
Кремльдән төшеп китәм,
Бауман урамы буйлап,
Халкым кичергән тарихи,
Авыр елларны уйлап.
Һич арттырмыйм, бу урамда
Габдулла Тукай йөргән.
Милли җанлы шигырьләрен,
Шушында иҗат иткән.
Тылсымлы һәм серле булган,
Кабан күленә киләм.
Алтын-көмештән торган,
Төбе аның ташлы ләм.
Чал тарихлы, бик борынгы
Меңъеллык бит ул Казан.
Илемдә тынычлык булсын,
Яңгырасын гел азан.
Көннән көн матурлана ул,
Татарның башкаласы.
Юксынам да,сагынам шул,
Яратам Казанымны!

Хаҗиева Гүзәл, Балтач районы, Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев