Сәяхәткә маршрут эзлим
«Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән шигырь.
Сәяхәткә маршрут эзлим -
Кайларга юл тотасы?
Салкын кышлар җиткәнче
Чит илгә килә барасы?
Гаилә белән сөйләштек тә,
Төркиягә барырга булдык.
Сумкаларыбызны җыеп
Иртән юлга кузгалдык.
Мамадыштан Казанга
Бардык без аэропортка.
Самолетта искә төште,
Өйдә калган бит сумка.
Нишлисең бит
Хәтерең булмагач, дип
Әти сүгә әнине.
Була инде андый хәлләр, дип
Апа яклый әнине.
Бәләкәй булганга күрә
Кысылмадым бәхәскә.
Аннары эләгер тагын дидем
Ә миңа ул нәрсәгә?
Ничә сәгать очканнан соң,
Килеп җиттек без Төркиягә.
Мин йоклап барганмын икән
Сизмәгәнмен бернәрсә дә.
Төштек без аэропортка
Урнаштык шәп отельга.
Киемнәрне куйдык та,
Киттек әбәт ашарга.
Беренче әбәт тәмле булды
Боламык белән кәбестә,
Тик минем әни тәмлерәк пешерә инде
Нәрсә генә дисәң дә.
Биш көн булдык Төркиядә
Рәхәтләнеп коендык.
Соңгы көнне күчтәнәчләр алып
Туган якка юл тоттык.
Кичкә кайтып җиттек өйгә
Туган якларыбызга.
Туган яктан да матурырак җирне
Табып булмый икән кайдан да.
Әминә Зиннурова, 5 нче сыйныф укучысы, Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев