Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Сәяхәткә маршрут эзлим

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Минзәлә районы Югары Тәкермән авылыннан Якиева Азалия җибәргән шигырь.

Сәяхәткә маршрут эзлим
Кайларга юл тотасы?

Дөнья картасын алам да
Карыйм кайда барасы.

Картаны ачу белән үк
Күзем төште бер җиргә,
Аны күреп, танып алгач,
Рәхәт булды йөрәккә!

Бу җир бик таныш миңа
Һәрбер почмагы якын!
Дулкынлану, шатлык тоям,
Бу – минем Туган ягым!

Сәяхәтне башлыйм әле
Авылның иң башыннан –
Төп-төз утырган тупыллар,
Сезне каршы алырлар!

Авыл яши, авыл гөрли!
Бар бакчасы, мәктәбе,
Балаларның шат авазы –
Авылыбызның төп яме!

Мәдәният йортына карыйк,
Зур, матур, күркәм бина!
Авылыбыз былбылының
Исемен горур йөртә!

Ерак түгел урнашкан
Җирлекнең идарәсе.
Әби-бабай, апа-абый,
Кереп чыга һәммәсе!

Менә инде азан әйтә
Авылның аксакалы,
Мәчет манарасы дәшә
Намазга бар халыкны!

Мәдрәсәгә юл тоталар
Ак яулыклы әбиләр.
Әбиләргә ияргәннәр
Хәтта кайбер бәбиләр.

Авылыбызда яшәгәннәр
Күп шәхес-язучылар,
Авылыбызны хөрмәт итеп,
Шигъри юллар язганнар.

Барын сөйләп бетереп булмас
Килеп карагыз безгә!
Сәяхәт юлын башлагыз
Югары Тәкермәннән!

Сәяхәткә маршрут эзлим
Кайларга юл тотасы?
Рәхәт җирләр эзләмимче,
Туган як-иң яхшысы!

Якиева Азалия Рәмис кызы, Минзәлә районы,Югары Тәкермән авылы, 7 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев