Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Сәяхәткә маршрут эзлим

Саба районы Килдебәк авылыннан Габсаттарова Зәмирә «Дәвам итәбез» бәйгесенә 3 иҗади эшен җибәргән.

Габсаттарова Зәмирә Рәсим кызы, Саба раойны Килдебәк авылы урта гомум белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
Укытучысы: Латыйпова Рәүфә Альберт кызы.

Икенче башлам.

Бүген көн җылы. Кичәге буран бөтен җиргә кар тутырган. Бала-чага көне буе җепшек кардан төрле сыннар ясап рәхәтләнде. Кар бабай да, куян-бүре дә, башка мультфильм геройлары да калмады — барсын да ясадылар. Кәрим арып-талып, өйгә кайтып кергәндә көн кичкә авышкан иде. Әнисе ул яраткан итле токмач пешергән, тиз генә шуны ашады да, чәй әзер булганчы, диванга килеп утырды... Берзаман ишектән берәү килеп керде... Караса, бүген малайлар белән ясаган Кар бабай...

Кәрим, шаккатып, әлеге кунакның каршысына килеп басты. Аның кулларында Алиянең бияләйләре, башында, Айдарның әбисе бәйләп биргән шапка. Күзләре белән авызы кара күмер кисәкләреннән булса да, шундый зур һәм мөләем итеп елмаеп торалар.

Ә иң кызыгы...иң кызыгы... Кар бабай кулында кып-кызыл төстәге зур капчык. Ә капчык — бүләкләр белән тулы. «Менә сиңа могҗиза?!» — дип уйлап куйды Кәрим. 

Кәрим уйларын уйлап бетерергә дә өлгермәде, Кар бабай телгә килде:
– Сәлам Кәрим! Менә, иртәгә Яңа ел!!! Ә мин аны каршыларга әзер түгелмен, чөнки минем борыным юк, сез, нишләптер, ул хакта оныттыгыз... — дип моңсу күзләрен Кәримгә төбәде.

Кәрим сүзсез генә тораташ катып калды. Берничә минут шулай басып торгач, алды да аш бүлмәсенә йөгерде. Кар Бабай моны күреп тагын да моңсуланды, чөнки ул Кәрим аны күреп, куркып качты дип уйлады. Ләкин, Кәрим, иң зур, матур, шома кишер тотып кире чыкты да, шалт итеп Кар бабайның борын урынына кыстырып та куйды. И куаныштылар барысы да. Шуннан Кар бабай капчыгыннан Кәримгә бүләк алып бирде һәм саубуллашып чыгып та китте. Кәрим, янәдән, тораташ булып, бүләген тотып ишек төбендә басып калды. Аңына килеп тиз генә тәрәзәгә йөгерде һәм ни күрсен...алар ясаган Кар бабайның борынында нәкъ менә әле генә Кәрим куйган кишер тора. 

Өченче башлам:

Мин дә Гарри Поттер кебек
Булырга уйлап торам...

Тылсымлы таяк тотып
Дөньяны саташтырам!
Көндә иртән торуларны
Күчерәм тәшке ашка.
Туңдырма ашау булачак
Күп итеп һәм дә бушка!!!
Укуларны киметермен
Тугыздан өч айлыкка...
Каникуллар артып китәр — 
Өчтән тугыз айлыкка!
Шулай!» — диеп яткан чакта
Таяк төште башыма!
Соң бит болар барда
Төш булган бит ләбаса!!!

Дүртенче башлам:

Сәяхәткә маршрут эзлим -
Кайларга юл тотасы?

Әллә инде кораб табып
Космоска соң очасы?
Айга менеп Зөһрә кызның
Хәлләрен белешергә..!
Чулпан йолдыз белән бергә
Күк йөзендә йөзәргә..!
Комета койрыгына утырып
Галәмнәрне кичәргә,
Планеталар парадында
Башваткычлар чишәргә!
Әй, очмыйм, җирдә генә
Төзим әле маршрутны.
Өйдән чыгып мәктәпкәчә

Төзергә була юлны.!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев