Сәяхәткә чыгам әле
«Дәвам итәбез» бәйгесенә Биеш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Садыйков Алмаз җибәргән шигырь.
Сәяхәткә маршрут эзлим -
Кайларга юл тотасы.
Әллә, димен велосипедта
Сәяхәткә чыгасы?
Велосипедым шәп минем,
Нәрсә исегез китте?
Ундүрт яшь тулган көнемә
Әтием бүләк итте.
Сәяхәткә чыгу өчен
Велосипед бик кулай.
Ягулык та кирәк түгел,
Бу яктан да бик уңай.
Музее бар авылларга
Сәяхәткә чыгармын.
Күргән, ишеткәннәремне,
Дәфтәремә сырлармын.
Районда музейлар шактый,
Тутайда, Бакырчыда.
Ике шәхеснең музее
Эшли Шәмбалыкчыда.
Менә шулай, дускайларым,
Маршрутым бик уңай.
Сәяхәткә чыгу өчен,
Велосипед бик кулай.
Апас районы Биеш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Садыйков Алмаз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев