Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

«Мопедлы төлке»

Мин Актаныш районы гуманитар гимназия-интернатының 3нче «Б» сыйныф укучысы Кирамов Йосыф Фәндәлис улы. Бүген Сезгә Бик матур шигыремне тәкъдим итәм!

Хәерле көннәр, "Көмеш кыңгырау"! Мин Актаныш районы гуманитар гимназия-интернатның 3нче "Б" сыйныф укучысы Кирамов Йосыф Фәндәлис улы. "Юл һәм мин" бәйгесендә катнашып карыйсы килү теләгем бар. Чөнки укытучы апабыз Гөлназ Дильшат кызы безне юлда йөрү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләр белән һәрчак таныштырып тора. Өйдә дә, ике апаем белән төрле уеннар ярдәмендә, юл йөрү тәртибенә өйрәнәбез!

Бүген Сезгә Бик матур шигыремне тәкъдим итәм!

Бүген төлке малаеның
Туган көне да җитте.
Әти-әнисе улына
Зур мопед бүләк итте.

Кагыйдәләрне исәпләп
Тормады көлтә койрык.
Әти-әнинең сүзе дә
Булмады аңа боерык!

Алны-артны карамады
Утырды да мопедка,
Дуслары янына чапты
Билгеләнгән вакытка.

Шлемын киеп тормады,
Газга басты катырак.
Менә хәзерге вакытта
Кайсы аннан матур(ы)рак?!

Дуслары янына инде
Озак вакыт калмады.
Ләкин көлтә койрык төлке
Барып җита алмады.
Зур тизлек белән баргач
Светофорны күрмәде.
Инспектор бүре абзый
Торганын да белмәде.
Кызыл утка чыккач мопед 
Сызгырыплар туктады.
Төлке наратка бәрелде.
Очкынлады утлары.

Инспектор бүре абзый
«Ай-һаааай,» дип уфтанды.
Менә шундый фаҗигаләр 
Була тора күп санлы. 

Төлке малае Көлтәгә
Ярдәмне күрсәттеләр.
Мопедта ничек йөрергә
Бик кырыс кисәттеләр! 

Бүген төлке малае Көлтә
Алды бик зур сабак!
Ике тапкыр бер тырмага
Һич басмас инде кабат!

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев