Мин дә Гарри Поттер кебек булырга уйлап торам
«Дәвам итәбез» бәйгесенә Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясенең 1 В сыйныфы укучысы Минеханов Данияр җибәргән шигырь.
Мин дә Гарри Поттер кебек
Булырга уйлап торам.
Таягымның тылсымына
Күмелсен бар галәм!
Дөньядагы балаларга
Әти-әни назы җитсен!
Барлык начарлыклар
Бетсен дә, китсен!
Таягымның тылсымы
Чистартсын Җир шарын!
Чишмәләр челтерәсен,
Яшелләндереп барын!
Тылсымлы таякны
Ясармын әле үзем.
Тырышып укырмын,
Барсына булып түзем!
Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясенең 1 В сыйныфы укучысы Минеханов Данияр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев