Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Мин дә Гарри Поттер кебек булырга уйлап торам...

«Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән шигырь.

Мин дә Гарри Поттер кебек 
Булырга уйлап торам.
Тылсымлы таяк алам да, 
Алга мин дә ыргылам!
Мин дә аның кебек инде
Яшь булсам да, курыкмыйм.
Гаделсезлек күреп алсам,
Булдыра алмыйм булышмый.
Менә бүген тәнәфестә
Классташ малай Рамазан,
Минем дус кыз Әминәнең
Чәченнән тартып алган.
Аптырап тормадым мин дә, 
Таягымны алдым да – 
Кизәндем тегенең каршында, 
Әйлән син, дип, бакага.
Әллә ул мине аңламады,
Әллә таяк ватылган.
Тылсым бер дә булышмады,
Кычкырып көлде Рамазан!
– Ярар! – дидем, аптырамадым.
Җиңелүләр була ул!
Тылсымчы булыр өчен дә, 
Тәҗрибә кирәк икән ул.
Беренче классны бетерәм дә, 
Көч җыярга тотынам!
Тылсымчылар мәктәбенә 
Күчергә уйлап торам!

Чаллы шәһәре 42нче мәктәбенең 2а сыйныфы укучысы Мирзагитов Данис Ильсур улы, 7 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев