Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Көчле булырга!

«Кадетлар мәктәбе җаваплы, зирәк һәм көчле булырга өйрәтә».

Таныш булыгыз – Яр Чаллы шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Н. Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Артем Батенков. Ул безнең конкурска рәсемен җибәргән.
Артем математика фәнен якын күрә. Дуслары белән хоккей һәм футбол уйнарга ярата. Тренажерлар залында шөгыльләнә.
Ул җәйге каникулларын бик күңелле уздырган: Казанда апасы янында кунакта булган, «Солнечный» лагеренда ял иткән, Актанышка туганнарына кайткан, әти-әнисе белән Төркиягә сәяхәткә барырга да җитешкән. Артемның яраткан эте дә бар әле. Сима исемле ул.
Менә шундый шәп кадет үсеп килә. «Кадетлар мәктәбе җаваплы, зирәк һәм көчле булырга өйрәтә», – ди Артем. Яңадан-яңа уңышлар аңа! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев