Юл белән мин – дуслар без
Балтач районы Балтач урта мәктәбенең 7 В сыйныфы укучысы Камалиева Гайшә “Юл һәм мин” бәйгесендә катнаша.
ЮЛ БЕЛӘН МИН — ДУСЛАР БЕЗ
Юл белән мин — гел, нишләптер,
Очрашабыз күзгә-күз.
Сәфәрләрне, сәяхәтне
Яратабыз инде без!
Юл белән мин — дус булсак та,
Бар аның таләпләре,
Буйсынырга кирәк булган
Төрле кагыйдәләре.
Юл белән мин — без һәр иртә
Ашыгабыз мәктәпкә.
Күпме генә ашкынсам да,
Буйсынам һәр таләпкә.
Белеп торам: юлда чакта
Һәрчак саклык кирәген.
Светофор һәм билгеләргә
Күз йомасы түгелен.
Машинада барган чакта
Каешны эләктерәм.
Урам аша чыгам бары
Җәяүле кичүеннән.
Тәртип бозучыны күрсәм,
Кисәтеп әйтәм шуны:
Кагыйдәләр — безгә закон,
Боза күрмә аларны!
Җәяүлеме, шофермы син
Ул кагыла һәркемгә.
Иминлек үзебездән тора
Истә тотыйк һәр көндә.
Юл көндәлек илтә мине
Гел төрле урыннарга.
Үз юлымнан горур атлыйм —
Тугъры мин хыялларга!
Үз юлыңны табу бит ул
Дөньяда иң зур бүләк.
Моның өчен иң беренче
Тәртип сакларга кирәк.
Юл белән мин — арабызда
Дуслык булсын гомерлек.
Юлда булганда һәркайчан
Иң мөһиме — иминлек!
Юлда
Шәһәр урамында очрый
Бик күп төрле тамгалар.
Игътибарлы булырга дип
Күрсәтеп тора алар.
Кызыл түгәрәк билгеләр
Сине катгый тыялар.
Кызыл өчпочмак булсалар
Кисәтә генә алар.
Кайчагында очрап куя
Зәңгәр төсле билгеләр.
"Бу юлдан сиңа барырга
Рөхсәт итәбез",-диләр.
Юл чатында басып торган
Өч күзле зур багана
Кызыл, сары, яшел утлы
Светофор дип атала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев