Яратам үз ягымны
Кирәк түгел чит илләр, сөям туган ягымны!
Сәяхәткә маршрут эзлим
Кайларга юл тотасы?
Дөнья бит шундый зур ул,
Белмим, кая барасы?
Бар бик тә матур урыннар,
Көньякта якты, җылы.
Тик яратмыйм эсселекне,
Бармыйм, үзебездә җайлы.
Бар бит әле төньяк та,
Анда суык, ак таулар.
Тик болар да кызыктырмый,
Бармыйм, бездә дә бар ул кар!
Үз ягым да бик кадерле:
Елга, урман, болыны.
Кирәк түгел чит илләр,
Сөям туган ягымны!
Шәмсевәлиев Рүзәл, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев