Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Беренче мәхәббәт чаткысы

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итәрсең дип авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрәсең...

Көннәр бик тиз үтә барды. Каникулларның уртасы да килеп җитте. Шул вакытта күршедәге әбинең балалары да кайтты. Айдар аларны койма аша карап торды. Машинадан чибәр генә бер кыз төште. Ул зифа буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле иде. Айдар аңа бер күрүдә гашыйк булды дисәң дә була. Әниләре кызны авыру әбисен караштыргаларга дип кайтарганнар икән.

Кич урамнан кайтып барганда, егет иртә белән күрше әбигә кайткан кызны очратты. Аның күзләрендә ниндидер борчу барлыгы сизелә. Айдар кыздан ни булганлыгын сорады. Әбисенең хәле начараеп киткән, ни эшләргә белми, авыл фельдшерының да кайда яшәгәнен белми икән. Айдар тиз генә фельдшер апаны чакырды. Фельдшер әбинең кан басымын үлчәп, укол кадады. Әбинең хәле яхшырып китте. Бу вакыйга яшьләрне якынайтты. Кызның исеме Айшә булып чыкты. Алар дуслаштылар.

Беркөнне Айдар дуслары белән бергә су коенырга төште. Күпмедер вакыттан соң Айшә дә кызлар белән бергә елга буенда иде. Менә кызлар уйный-көлә, бер-берсенә су чәчрәтә-чәчрәтә суга керделәр дә йөзеп киттеләр. Озак та үтми Айшә күз алдыннан юкка чыкты. Айдар аның суда куллары гына чыгып торганын күргәч, кызны коткарырга ашыкты. Бераздан ул Айшәне судан алып чыга. Бәхеткә, кыз күп су йотмаган була. Хәле яхшыргач, егеткә бик рәхмәтле икәнлеген белдерә.

Менә бик озын каникуллар да тәмамланды. Кызның әти-әнисе аны шәһәргә алып китәргә кайталар. Китәр алдыннын Айшә Айдар белән аерым саубуллаша. Киләсе каникулда да авылга кайтып күрешергә сүз куешалар. Кыз егетне кочаклап ала һәм битеннән үбә: "Бу канткул син булганга гына шулай күңелле үтте," - ди дә машинага утырып китә. Айдарның битләре кызарып чыга. 

Миләүшә Зәйнуллина — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев