Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Звезда» телеканалында Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде

«Звезда» телеканалының «Легенды армии» программасында «Муса Җәлил» фильмы күрсәтелде.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое, хыянәтче исеме тагылуга карамастан, тарихка фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән кеше буларак кереп калды.

Муса Җәлил сугыш юлын 2 нче хөҗүм армиясенең өлкән политҗитәкчесе һәм «Отвага» газетасының хәрби корреспонденты буларак башлый. 1942 елның җәендә камалыштан чыкканда әсирлеккә алына.

Фильмны әзерләүдә шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, тарихчы Рөстәм Гайнетдинов, Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова һәм башкалар катнашкан.

Кино тасмасын телеканал сайтында карарга мөмкин.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев