13нче декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле күрсәтеләчәк.
Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре буенча куелган «Зоопарк-әлифба» спектакле Хәбир Ибраһимовның инсценировкасында квест форматында узачак. Анда 30 бала катнашачак. Бу җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара торган шигъри формадагы тамаша. Спектакльдә 38 хайванны күрсәтергә кирәк булганга, кайбер укучылар берничә роль уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез «Апуш» студиясенең сәхнәдә күрсәткән беренче спектакле драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендәге «Апушның тылсымлы төшләре» иде.
Нет комментариев