Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәмис Латыйпов: «Журналистта әрсезлек булырга тиеш»

Шәүкәт Галиев премиясенә ия булдым бит әле. Чаллы үзәк китапханәсендә шаулап-гөрләп бүләкләү тантанасы булып узды. Бию, җыр, музыка коралларында уйнау, шигырьләр сөйләү белән беррәттән, кызыклы очрашулар да җитәрлек иде. Шуларның берсе һәм иң кызыгы – Рәмис абый Латыйпов белән очрашу. Сезгә дә талантлы журналист белән очрашудан журналистика хакында берничә шәп фикер ишеттерәсе килә.

Очрашуның башында ук: «Сезгә кызык булмаган темаларга керелсә, шундук хәбәр бирерсез», – дип белдерде Рәмис абый. Бик юкка борчылган ул! Сөйләгән һәр сүзен тыңлаучыларның бер тынсыз, күңелгә сеңдереп барганнарын сизми мөмкин түгел иде. Шулай булмый ни, тантанага җыелган һәркем өчен бу өлкә кызыклы һәм файдалы булды.

Беренче ишетелгән фикер: «Журналист әрсез булырга тиеш». Әлеге сыйфатны тагын да дөресләп «батырлык» дип атады Рәмис абый. «Күңеле һәм эчке рухы белән батыр кеше генә журналист була ала» – ди ул. Аның фикеренчә, кешене хатасыз язарга да, нинди дә булса телгә һәм хәтта матур итеп сөйләшергә дә өйрәтеп була, әмма кешене батыр булырга өйрәтү мөмкин түгел.

Шулай ук, татар журналистикасына карата канәгатьсезлеген дә ассызыклап үтте Рәмис абый. Моның төп проблемасын да күп кенә журналистларның батырсызлыгында тапты ул. Башка телләрдәге журналистика белән чагыштырып караганда да, без күпкә аксыйбыз. Әле безнең кеше егылып китәрлек яңалыклар язган, экраннан күзне ала алмый караган видеолар төшерүче бер генә журналист та юк», – дип үз фикерен белдерде журналист.

«Бүгенге көндә һәркемгә тиз укыла торган мәгълүмат кирәк. Күп очракта, бер-ике җөмлә белән фотография шундыйлардан санала. Хәзер берәүнең дә озын текст укырга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Шуңа күрә дә, бик тирән уйланулар һәм катлаулы сүзләр журналистиканы бизәми, ә киресенчә, сыйфат ягыннан боза».

«Яңалык йә кызык булырга тиеш, йә эчтәлекле, – диде Рәмис абый Латыйпов. – Журналистның су буе кадәр сөйләмендә бер төп фикергә тап булмыйсың икән, аның сөйләгәнен бер җөмлә белән тасвирлый алмыйсың икән, димәк, уңышсыз әңгәмә килеп чыккан».

Рәмис абыйның һәр сүзендә мәгънә һәм зур мәгълүмат ята. Гомере буена җыеп килгән тәҗрибәсе белән юкка гына бүлешмәде ул. Журналистикага бәйле һәм бу өлкәне кызык дип тапкан күпме тыңлаучыга үзенең тиңсез киңәшләрен һәм фикерләрен җиткерде. Алай гына да түгел, без укучылар белән җанлы әңгәмә алып барып, кызыксындырган сорауларга җавап бирә барды. Рәхмәт аңа!

 

Дустым, әгәр дә инде син дә минем язмамнан берникадәр мәгълүмат һәм фикерне «йолкып» ала алгансың икән, мин бик шат!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыңгырау ТЕЛ Яр Чаллы ЧАРА