Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Журналист буласыгыз киләме?

Бу күпләрнең хыялы дип уйлыйм. Ә менә күптән түгел үткәрелгән "Мин – журналист" бәйгесе сезгә әлеге өлкәдә көчегезне сынарга менә дигән мөмкинлек.

Бәйгене Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Казан федераль университетының социаль фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты уздырды. Укучыларга көч сынашу өчен 4 төрле номинация тәкъдим ителде: "Иң яхшы журналистик материал", "Иң яхшы фото" "Иң яхшы видеосюжет" һәм "Иң яхшы блогер". Мин үзем беренче номинациягә ике язмамны җибәрдем. 
Күп тә үтмәде нәтиҗәләр билгеле булды һәм 6нчы май көнне Югары Кибәхуҗа мәктәбендә катнашучыларны бүләкләү тантанасына уздырылды. 

Әлеге чарада Гарифуллин Васил Заһитович та катнашты.  Ул КФУның социаль фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты деканы һәм өстәмәсенә шушы мәктәпнең чыгарылыш укучысы да. Васил абый яшь журналистларга киңәшләр бирде, үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште һәм балачак, мәктәп елларын искә алды. Шулай ук тамашачыларга матур спектакль,  җыр-биюләр тәкъдим ителде.

Нәтиҗәләргә килгәндә, мин беренче урынга лаек булдым. Һәр җиңүчегә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу бәйге әле беренче елын гына уздырылды һәм киләчәктә үз эшен дәвам итәчәк, син дә мөмкинчелекне кулыңнан ычкындырма, катнаш һәм җиң, дустым!

Айгөл Фәттахова, Арча районы Шушмабаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев