Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Жемчужина» санаториенда Чаллы кызының шәхси күргәзмәсе ачыла

Анастасия Иванова 1нче сәнгать мәктәбендә 2018 елда шөгыльләнә башлый һәм тиз арада үзен сәләтле укучы буларак таныта.

20нче октябрь көнне 13:00 сәгатьтә Чаллының «Жемчужина» санаториенда  1нче сәнгать мәктәбен тәмамлаган Анастасия Иванованың шәхси күргәзмәсе ачыла (укытучысы Елена Юрьевна Каширская).

Анастасия Иванова 1нче сәнгать мәктәбендә 2018 елда шөгыльләнә башлый һәм тиз арада үзен сәләтле укучы буларак таныта.

Уку дәверендә ул Чаллы мэры стипендиаты булуга ирешә.

Хәзер Анастасия Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында беренче курста белем ала.
Анастасия Иванова Россиянең 20нче Дельфий уеннарының 2 этабында чыгыш ясар өчен сайлап алу турын уңышлы үтеп, үз яшь категроиясендә беренче урын алды.

Күргәзмәдә аның төрле техникалар кулланып ясалган 15тән артык эше куелган. Анастасия Иванова иҗаты белән «Жемчужина» санаториеның беренче этаждагы фойесында танышырга мөмкин.

http://nabchelny

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев