Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Үзе үсеп чыккан Акчәчәк

...Бер көн куп­шы гөл­чә­чәк­ләр, ми­ләү­шә­ләр, дә­ли­я­ләр ара­сын­да, ка­чып кы­на, ак­чә­чәк үсеп чык­кан. Кыз­ның кү­зе­нә кү­рен­мәс­кә ты­рыш­кан ул: чүп үлә­не дип са­нап, йол­кып ата күр­мә­сен, дип ку­рык­кан...

Ай­гөл исем­ле кыз йорт кар­шын­да­гы бак­ча­ла­рын­да төр­ле-төр­ле зат­лы чә­чәк­ләр үс­тер­гән. Ул алар­ны бик ях­шы­лап тәр­би­я­лә­гән: туф­рак­ла­рын йом­шарт­кан, ва­кы­тын­да су сип­кән, аш­ла­ма­лар бе­лән тук­лан­дыр­ган, алар­га үсәр­гә ко­ма­чау­ла­ган чүп үлән­нә­рен йол­кып кы­на тор­ган.

Бер көн куп­шы гөл­чә­чәк­ләр, ми­ләү­шә­ләр, дә­ли­я­ләр ара­сын­да, ка­чып кы­на, ак­чә­чәк үсеп чык­кан. Кыз­ның кү­зе­нә кү­рен­мәс­кә ты­рыш­кан ул: чүп үлә­не дип са­нап, йол­кып ата күр­мә­сен, дип ку­рык­кан. Ә үзе баш­ка­лар­дан бер дә ким тү­гел­ле­ген дә­лил­ләп, күр­ше­дә­ге гү­зәл­ләр­дән ка­лыш­мас­ка ты­ры­шып, ир­тән­ге ши­фа­лы чык там­чы­ла­ры бе­лән ту­е­нып, бик тиз буй җит­кән.

Шу­лай бер көн­не, Ай­гөл бак­ча­га чы­гу­га, ак­чә­чәк куе ак таҗ­ла­рын ачып җи­бәр­гән дә, са­ры күз­лә­ре бе­лән ел­ма­еп, аңа ка­ра­ган. Бак­ча­ны та­гын да ямь­лән­де­реп җи­бәр­гән ак­чә­чәк­не күр­гәч, кыз бик сө­ен­гән, үзе шы­тып чы­гып, үзе ма­тур бу­лып үс­кән чә­чәк­кә сок­лан­ган һәм баш­ка гөл­ләр­гә бир­гән игъ­ти­бар­ны аңа да күр­сә­тә баш­ла­ган.

Ак­чә­чәк үз ты­рыш­лы­гы бе­лән куп­шы гөл­ләр ара­сын­да үз уры­нын тап­кан бит! «Ди­мәк, мин дә шу­лай эш­ли алам», – дип нә­ти­җә яса­ган Ай­гөл. Сез дә шу­лай уй­лый­сыз­мы ул?

Ай­сы­лу Иль­я­со­ва, Чал­лы шә­һә­ре, 14 нче гим­на­зия,  5А сый­ны­фы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев