Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Заман» яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган квиз-викторина узды

24нче октябрь көнне «Заман» яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик чара узды.

Чара барышында укучылар «И поднимала Русь с колен...» дигән квиз-викторинада катнаштылар.

Әлеге чара 1610-1613 елларда Польша-Литва интервенциясенә каршы көрәштә Рус халкының Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән батырлыгына багышланды.

Чарада 77нче гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар алты командага бүленеп көч сынашты. Командаларның исемнәре - «Две семерочки», «Интеллектуалы», «Эрудиты», «Аналитики», «Знатоки», «Исследователи».

Проект җитәкчесе Таратынова Вера Андреевна балалар белән илебез тарихына кечкенә генә экскурсия ясадылар. Чара тарихи фактлар, фото һәм видео презентация, декабрист К.Рылеевның «Жизнь за царя» поэмасыннан өзекне сәнгатьле уку белән үрелеп барды, аның өчен Ростовцев Андрей (11б класс), Әхмәдова Светлана (10Б класс) һәм Красильников Игорь (10в класс) командалары өчен өстәмә баллар алдылар.

Алып баручының Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин исемнәре белән нинди сүзләр ассоциацияләнә дигән соравына барлык командалар патриотлык һәм фидакарьлек, кыюлык, батырлык һәм антка тугрылык; Россия патшаларына һәм үз Ватаныңа тугрылык; батырлык һәм фидакарьлек дип берсүзсез җавап бирделәр.

Жюри составында:
1.      Чаллы шәһәре ветераннар Советының Рухият, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Абделманов Ракит Явдат улы;
2.      "Заман" яшьләр үзәгенең структур бүлекчәсе мөдире Надежда Егоровна Астафьева; 
3.      77 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтшина Татьяна Ивановна.

Рәкыйт Явдатович чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, аларны тарихны яхшы белүләре белән котлады һәм: «Без үз тарихыбыз белән горурланырга һәм халкыбызның мең еллык үсешендә башкарган эшләренең әһәмиятен аңларга тиешбез», - дип ассызыклады.

Ракит Явдатович 77 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Ивановнага укучыларны практик яктан әзерләүгә керткән зур өлеше өчен кубок бүләк итте.

Квиз-викторина җиңүчеләре:

I урын - «Две семерочки» командасы
II урын - «Исследователи» командасы
III урын – «Эрудитлар»командасы.

Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

Фотолар «Заман» яшьләр үзәгенең матбугат үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев