Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Заман» яшьләр үзәгендә «Таныш булыгыз – профессионаллар» проекты старт алды

33нче мәктәпнең 9 «Б» сыйныфы укучылары «Таныш булыгыз - профессионаллар!» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашты.

Укучылар өчен «һөнәр формуласы» дигән лекция үткәрелде, аның кысаларында укучылар һөнәр сайлау алгоритмы белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук һөнәр сайлаганда нинди хаталар килеп чыгарга мөмкин булуы, киләчәктә нинди һөнәрләр барлыкка киләчәге, кайсылары юкка чыгачагын тикшерделәр.

 

Киләсе этапта проектта катнашучылар сыйныфлары белән «РИАТ» ААҖнә экскурсиягә бардылар. Икенче көнне укучылар "Һөнәргә бер адым" һөнәри юнәлеш бирүче уенда катнаштылар. Сораулар «РИАТ» ААҖ эшчәнлегенә, җиһазларына, техникасына һәм һөнәрләренә багышланган иде.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Огнетушитель» командасы яулады, икенче урынны «Bestie» командасы алды, өченче урында - «Советлар Союзы»командасы. Укучылар өчен мондый экскурсияләр ай саен үткәрелә. Профориентация проектында катнашу өчен 57-08-70 номеры аша "Заман" яшьләр үзәгенә шалтыратып, гариза бирергә кирәк.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев