Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рабит Батулла укыган мәктәптә аның ядкәрханәсе (музее) ачылды

Рабит Батулла Зәй районы Түбән Биш авылы урта мәктәбендә укыган.

Язучы укыган мәктәптә ядкәрханә ачылды

1нче март көнне Зәй районы Түбән Биш авылы урта мәктәбендә зур вакыйга булды. Әлеге мәктәпне тәмамлаган Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Рабит Батулланың ядкәрханәсе (музее) ачылды.

Чарага Казан шәһәреннән Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәйзуллин, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин кайткан иделәр. Шулай ук чарада Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнаштылар.

Разиф Кәримов үз чыгышында Түбән Биш авыл мәктәбе Татарстанда дөньяга Габдулла Тукай исемендәге премияның өч лауреаты – шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, язучы Рабит Батулла, артист Наил Дунаевны биргән бердәнбер мәктәп булуын билгеләп үтте. Ә шагыйрь Равил Фәйзуллин:  «Мәктәпкә Рабит Батулла исеме бирелсә, бик тә отышлы булыр иде», - дигән теләк белдерде.

Ядкәрханә тантаналы рәвештә ачылды. Андагы экспонатларның төрлелегенә сокланмый мөмкин түгел. Музейда язучы гомер буе җыеп барган, төпләп куелган вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр тупланмасы, китаплары, алар янәшәсендә, татар халкына гына хас булган чигү үрнәкләре, уен кораллары, шәхси әйберләре һәм башкалар урын алган.Чара барышында язучы Рабит Батулла ядкәрханә ачылу уңае белән, үзе тәрҗемә итеп бастырып чыгарган «Коръән», үзе төшергән һәм аның иҗатына багышлап эшләнгән видео язмалар бүләк итте.
Шулай ук Түбән Биш авылы урта мәктәбен тәмамлаган Чаллы шәһәре 42 нче урта мәктәбенең китапханә мөдире Ләйсән Шәйхетдинова, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Роза Хәмидуллина, Акйолдыз Янмурзина чарада катнаштылар. Алар яңа ачылган ядкәрханәгә китапханәнең әдәбият тарихы музеенда сакланган фотосүрәтләр белән бергә китаплар бүләк иттеләр.

Хәмидуллина Р.Г., Янмурзина А.Я., Чаллы шәһәре үзәк китапханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев