Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Җырлаоке» музыкаль бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча Чаллы педагогика көллияте командасы 1 нче урынны алды.

Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Җырлаоке» музыкаль конкурсының финалы узды. Бәйгедә һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Төрле уку йортларыннан килгән 6 команда үзара көч сынашты.

Конкурс өч этапта узды. Һәр этап үзенчәлекле биремнәрдән тора иде. Мәсәлән, җырны беренче ноталарыннан танып белү, экрандагы җырчының кем икәнен ачыклау, тәкъдим ителгән сүз кергән җырларны искә төшерү, җырны хәрәкәтләр ярдәмендә тасвирлап бирү һәм, әлбәттә, җырлау кебек биремнәрне катнашучылар бик рәхәтләнеп үтәделәр. Татар яшьләре татар музыкасын тыңлыйлар икән. Шунысы бигрәк тә куандыра. 

Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча Чаллы педагогика көллияте командасы 1 нче урынны алды (173 балл).

Кама төзелеш көллияте командасы 165 балл җыеп, 2нче урын яулады.

ТИСБИ һөнәри белем бирү көллиятенең Чаллы филиалы командасы 121 балл белән 3 нче урынга лаек дип табылды.

«Мизгел» милли-мәдәни клубы командасы 89 балл җыйды.

Чаллы политехник көллияте командасы 61 балл туплады.

Кама дәүләт автомеханика техникумы командасы 47 баллга ия булды.

Барлык катнашучы командаларга да дипломнар, рәхмәт хатлары һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев