Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

“Яшьләр каләме” республика фестиваленең җиңүчеләре билгеле

Актанышта үткән Гамил Афзал исемендәге әдәбият-сәнгать көннәре кысаларында “Яшьләр каләме” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бу хакта http://aktanysh-rt.ru сайты хәбәр итә.

Халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе иясе Гамил Афзалның туган көнендә Актаныш районында ел саен әдәбият-сәнгать көннәре уза. Шунда ук “Яшьләр каләме” иҗат фестиваленең җиңүчеләре дә билгеләнә.

Быелгы “Яшьләр каләме” бәйгесенә республиканың төрле төбәкләреннән, Чувашиядән, Ульян өлкәсеннән 120дән артык иҗат эше кабул ителгән. Аларның 67се Актаныш районы укучыларыныкы. 

Проза юнәлеше:
10-13 яшьлекләр арасында:

 1 урын - Әминә Зәкиева, Мөслим.
2 урын - Гөлшат Нуриева, Баулы, Зөлфия Госсамова, Актаныш.
3 урын- Илсөя Шәемова, Актаныш, Әдилә Сафиуллина, Балтач районы.

14-18 яшьлекләр арасында:
1 урын - Ләйлә Музеева, Актаныш.
2 урын - Альбина Габдрахманова. Минзәлә.
3 урын - Айзилә Рәшитова, актаныш районы, Киров мәктәбе, Гүзәл Абдулина, Балтач районы.


Поэзия юнәлеше:

7-9 яшьлекләр арасында :


1 урын - Зилә Мөхәммәтова, Актаныш.
2 урын - Булат Әбүдәров, Актаныш, Самира Миңнебаева, Саба районы.
3 урын - Камил Шагалиев, Актаныш, Тыңламас авылы, Илдан Фәхретдинов, Лениногорск районы, Зәй-Каратай авылы, Адилә Мусина, Актаныш районы, Югары Яхшый авылы. 


10-13 яшьлекләр арасында:
1 урын - Ләйлә Нуриева, Актаныш.
2 урын - Сәрия Фәррахова, Минзәлә, Зилә Шәйхуллина, Актаныш.
3 урын - Рәзилә Насыйбуллина, Буа,  Ясминә Камалова, Алексеевск.


14-18 яшьлекләр арасында:
1 урын - Рүзәл Харисов, Актаныш.
2 урын - Алинә Нуретдинова, Менделеевск районы, Зәринә Мирсалихова, Мөслим.
3 урын - Вилназ Гыйльфанов, Балтач районы, Инсаф Хәбибуллин, Алабуга, Илсаф Хәбибуллин, Алабуга.

Быелгы фестивальнең җиңүчесе буларак, Гран-при сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Ралиф Гыйздәтуллинга тапшырылды.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә яшь әдибә Ләйсән Могътәсимова лаек булды. Гамил Афзал премиясе юмор-сатира өлкәсендә зур уңышка ирешкән язучыларга бирелә. Бүләкләрне ияләренә район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Язучылар  берлегеннән Рифат Җамал тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев