«Яңа татар җыры III» авторлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ачык ишек

«Яңа татар җыры III» авторлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Ваһапов фондының татар телендә моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проектына - «Яңа татар җыры III» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.  

Җиңүчеләрне быел да акчалата бүләкләр көтә: 1 нче урын - 200 000 сум; 2 нче урын - 150 000 сум; 3 нче урын - 100 000 сум; махсус приз - 50 000 сум.

Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

«Яңа татар җыры III» бәйгесендә катнашу өчен түбәндәге алгоритмны үтәргә кирәк:

1. Нигезләмә белән танышырга;

2. Гариза тутырырга;

3. нигезләмәдә каралган барлык документларны һәм җырларны musicbyvagapov@mail.ru адресына җибәрү. Гаризаны әлеге сылтама аша тутырырга кирәк.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=37365


Нет комментариев