Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

XXIV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү вакыты озайтылды

Бәйгедә татар телендә иҗат итүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь каләм ияләре катнаша ала.

Күпсанлы сораулар буенча «Иделем акчарлагы» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты озайтылды. Катнашу турында гаризалар һәм эшләр 20 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь каләм ияләре катнаша ала.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

  • поэзия;
  • проза;
  • драматургия.

Гаризалар һәм әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2024 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә. Элемтә өчен контактлар: 8 (843) 528-28-22, mc-idel@yandex.ruhttps://vk.com/mc_idel 

Чыганак: https://vk.com/mc_idel

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев