Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә

Гаризалар 2023 на елның 15 мартына кадәр кабул ителә.

 

ХIX Ваһапов фестивале конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган. Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Конкурсның максаты – халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Конкурста катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Беренче конкурска барлыгы 33 гариза килгән булса, 2021 елда гаризаларның саны 112гә җиткән. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.

Проектның идея авторы һәм җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры – Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов.

ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар 2023 на елның 15 мартына кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев