Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Хикмәт – күзләрдә

Ә сез беләсезме, ни өчен светофорның төсләре нәкъ менә кызыл, сары һәм яшел төстә? Бөтен хикмәт күзләрдә икән, дуслар!

Яктылык физикасы, төсләрнең дулкын озынлыгы һәм күзләрнең психофизиологиясе белән бәйле ул.

Чыннан да, кызыл, сары һәм яшел төсләр күзгә бәрелеп тора. Яңгыр, томан, кар булганда да, алар югалмый, ерактан ук: «Игътибар! Без монда!» – дип дәшә сыман. Психологик яктан да кызыл төс – куркыныч, сагаю, яшел – тынычлык һәм рөхсәт, ә сары – игътибар дигәнне аңлата. 

Светофор көне белән кемне котларга соң, дисезме? Әлбәттә, иң беренче чиратта, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләрен тәбриклибез. Аннан соң ... машина йөртүчеләр белән җәяүлеләрне. Чөнки алардан башка светофорның бер кирәге дә булмас иде... Кыскасы, бәйрәм белән, дускайлар! Яшел утлар барыбызга да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев