XI «Глаголица» әдәби премиясенә гаризалар кабул итү бара
Эшләр 16нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурста татар яки рус телләрендә иҗат итүче 10 −17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Катнашу бушлай.
Конкурсның 135 финалистының әсәрләре «Глаголица» альманахында урын алачак, шулай ук алар Казанда әдәби сменага юллама белән бүләкләнәчәк. 2024 елда бу сменада жюри әгъзаларыннан мастер-класслар, танылган язучылар белән иҗади очрашулар көтелә.
8 номинациядә 13 лауреат билгеләнәчәк, алар планшет, китаплар коллекциясе һәм төп приз – «Бәллүр ябалак» статуэткасына лаек булачак.
Гаризаларны https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында тапшырырга була.
Эшләр 16нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Оештыру комитеты: +7 (843) 561-06-12 | info@glagolitsa-rt.ru | www.glagolitsa-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев