Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Хезмәт белән үткән тормыш...

Без, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары, Михайловка авылында яшәүче Пугачева Антонида Ефимовна белән күрештек.

 Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары мәктәбебез директоры Җәмилов Ринат Флүн улы белән 6 октябрь көнне Михайловка авылында яшәүче өлкән яшьтәге Пугачева Антонида Ефимовна белән очрашуга бардык. Аны “Өлкәннәр көне” уңаеннан котлап, үзебезнең бүләкләрне бирдек. Антонида апа безгә үзенең үткән тормыш юлын сөйләде. Фронттан еш-еш хат язып, өйдәгеләрнең язмышы белән кызыксынып торган әтисе дә аның җитен кебек чәчләреннән сыйпап сөя алмый. Ватан иминлеге хакына башын куя. Әмма ул әти-әнисе йөзенә тап төшерми. 1958 елда терлекчелектә эшли башлый. B.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан тапшырылган Юбилей һәм Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе алтын медальләре янына II, III дәрәҗә Дан орденнары да өстәлгәч, алдынгы дуңгыз караучы үзендә җаваплылык хисләрен тагын да ныграк тоя. Күп тапкырлар район чемпионы була. Лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшен дәвам итә, ферма мөдире вазифасын башкара. Ире Александр белән 4 бала үстерәләр. Бүгенгесе көндә Антонида апа лаеклы ялда. Аңа киләчәктә озын гомер, сәламәтлек, балаларының-оныкларының игелен күреп, тагын бик күп еллар яшәргә язсын иде.

Ильвина Шәйдуллина, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев