Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Хәвефсез тәгәрмәч» тәгәри...

Татарстан яшь юл хәрәкәте отрядларының эшләре бик тыгыз әле бу арада.

Татарстан яшь юл хәрәкәте отрядларының эшләре бик тыгыз әле бу арада. Республикабыз шәһәр-районнарында «Хәвефсез тәгәрмәч» бөтенроссия конкурсы бара. Аның бурычы — юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт уяту, велосипед белән идарә итү осталыгына өйрәтү һәм юл һәлакәтләреннән саклап калу. Яшь юл инспекторлары яшьтәшләрен юл иминлеге кагыйдәләрен өйрәнергә һәм һәрвакыт үтәргә өнди.

Түбән Кама районының һәрбер мәктәбендә яшь юл хәрәкәте отрядлары бар. Алар — юл куркынычсызлыгын пропагандалауда иң олы ярдәмчеләр. «Хәвефсез тәгәрмәч»нең муниципаль этабы «Велики» паркында узды. 

Конкурста 50 команда, димәк, 200 яшь инспектор катнашты. 8-11 яшьлек укучылар катлаулы һәм кызыклы сынаулар үтте. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре», «Автошәһәрчек», «Велосипедта фигуралы йөрү», «Тормыш иминлеге нигезләре» станцияләрендә көч сынаштылар. Яшь инспекторлар үзләренең тапкырлыгын, җитезлеген һәм җаваплылыгын күрсәтте.

Нәтиҗәләр Халыкара балаларны яклау көнендә ясала. Җиңүчеләрне төп бүләкләр — велосипедлар, конкурсның республика этабында катнашу өчен юллама һәм «Яшь юл инспекторлары каникулларда» дигән профиль сменада бушлай ял көтә.

Лариса Шәемова.

Фотолар И.Н.Сафонова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев