Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының яңа сезоны җырлы-биюле уеннарга багышланачак

Быел «Хәрәкәттә-бәрәкәт» алдагы елдагы кебек үк һәр пәнҗешәмбе кичке сәгать 18:00да Кабан күле ярында булачак. Беренче очрашу 13 июнь көнне узачак.

Дүртенче тапкыр оештырылучы «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектның яңа сезоны Гай Таһировның «100 татар фольклор биюләре» китабында тәкъдим ителгән җырлы-биюле уеннарга багышланачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Проект 2021 елда старт алды. 2023 елда Камал театры янында татарларның этник төркемнәре биюләренә багышланган 11 мастер-класс оештырылды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xarakatta-barakat-proektynyn-yana-sezony-yrly-biyu-uennaryna-bagyslanacak-5888628

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев