Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Хәерле сәгатьтә!

Зур сөенче, дусларым! Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның үз газетасы бастырыла башлады. Ул – «Илһам.tat» дип атала. Укытучылар бәйрәменә бүләк булып, беренче саны дөнья күрде. Үз газетабыз бит, үзебезнең иҗат җимешебез!

Газетаның беренче битендә директорыбыз Фирдүсә Әюпованың котлавы, теләкләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Закированың җылы хисләре белән тулы сүзләре урын алды: моңарчы ике дистә елга якын лицейда «Илһам» газетасы чыгып килгән. «Илһам.tat» – газета чыгару традициясен дәвам итү дә ул, лицей газетасы тарихында өр-яңа сәхифә дә.

Икенче биттә «Укытучы булу туйдырмый» темасы астында лицейда белем бирүче иң өлкән яшьтәге математика укытучысы Люция Шәяхмәтова һәм иң яшь укытучыбыз – үзе дә безнең лицейда белем алып, быел гына биредә химия дәресләрен укыта башлаган Камилә Хәкимуллина белән кызыклы әңгәмәләр урнаштырылган. Калган битләрдә «Әгәр мин укытучы булсам», «Минем яраткан укытучым», «Укытучы һөнәре ул» темаларына төрле сыйныф укучыларының фикерләре урын алган.

Шушы газетаны чыгаруда үз көчләрен кызганмаган кызларга афәрин диясе генә кала. Төкле аягың белән, хуш киләсең, «Илһам.tat»! Озын гомерле бул!

Адилә ГАРИПОВА, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 9А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев