Хәерле көн!
Ачык ишек

Хәерле көн!

Вәсимә Хәйруллина шигыре.

Саумы, кояш! Саумы, елга!
Саумысыз, урманнарым!
Саумысыз, кошлар, чишмәләр,
Авылым урамнары.

Исәнмесез, таулар, кырлар,
Күлләрем, камышларым.
Саумысыз, җәнлек, бөҗәкләр;
Дусларым, танышларым.

Хәерле көн, туган ягым!
Яңа көнем, бул изге!
Алып кил җиргә бәрәкәт,
Куандыр әле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,
Таң туды, сәламләшик.
Табигатьнең җаны бит без,
Бербөтен булып яшик. 


Нет комментариев