Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Хәбиб мәктәптә 4кә, 5кә генә укыган

Быел 1нче сентябрь бәйрәмендә Чаллының 32нче мәктәбендә, тантаналы линейкада Хәбиб чыгыш ясаган

Хәбибне белмәгән яшүсмер юктыр ул. Музыкант, популяр трекларга кавер-версияләр башкаручы яшь егетне бик яратып тыңлыйлар. Һөнәре буенча эксперт-криминалист булса да, ул тормышын иҗат белән бәйли.

Бүгенге көндә Хәбиб-Рахман Шәрипов (Хәбибның тулы исеме) уңышлы блогер, тиктокер һәм ютубер да. Хәбибнең аккаунтларына йөзләрчә мең кеше язылган. Һәм әлеге язылучылар арасында аның укытучылары да юк түгелдер.

Җырчының иҗаты белән кызыксынып, аны хәтта туган шәһәренә беренче кыңгырау бәйрәменә дә чакырганнар. Ә Хәбиб, берсүзсез риза булып, яраткан мәктәбендә чыгыш ясаган. Чаллының 32нче мәктәбендә, тантаналы линейкада танылган Россия йолдызы да балкыган.

Хәбибнең сыйныф җитәкчесе Раилә ханым Гарипова аның турында бүген дә бик яратып сөйли. 

— Мин Хәбибне 5-9нчы сыйныфларда укыттым. Математика юнәлешендәге сыйныфта укыды ул. Бик яхшы күңелле, әдәпле, ярдәмчел иде. Яхшы дус булгандыр дип ышанам. Юмор хисенә бик бай укучы иде. Ул һәрвакыт мәктәптә оештырылган концертларда, театральләштерелгән тамашаларда актив катнашты. Гитарачылар төркеме белән дә чыгышлар ясый иде. 9нчы сыйныфны 4-5 билгеләренә генә тәмамлады. Буш вакытында, барлык малайлар кебек үк, спорт белән шөгыльләнде. 

Хәбиб турында кызыклы фактлар

  • Хәбибнең җанатарлары аның чын исемен белергә тели. Ләкин бу аның чын исеме. Аның башка исеме юк. 
  • Җырчының музыкага мөнәсәбәте турында әйттек инде. Ул гитарага да мөкиббән булган. Бервакыт Хәбиб үзенә гадәти агач кисәгеннән гитара ясаган. Һәм бу гитара аңа күп еллар хезмәт иткән.

Фото https://vk.com/sch0ol32 сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев