Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтәчәк

Гала-концерт 15нче февраль көнне 16.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә була.

2024 елның 15 февралендә 16.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үткәрелә. Гала-концертта VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булачак.

2023 елның 25 октябрендә старт бирелгән VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бер ай эчендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм чит илләрдән 40 меңнән артык гариза кабул ителде.

Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел ул Азәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне колачлады.

Шигырьләр 23 телдә яңгырады. Бәйге 8 номинациядә үтте. Икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узды, шулар арасыннан мәртәбәле жюри 102 финалистны бүләкләү өчен сайлап алды.

Быелгы бәйгенең иң яшь катнашучысы Минзәлә шәһәреннән Тимур Садриев, аңа нибары 2 яшь. Ә иң олы катнашучы — Нижневартовск шәһәреннән Химия Шакирҗанова. Аңа 90 яшь.

Быел «Муса Җәлил шигырьләренә җыр» дигән яңа номинация дә булдырылды. Шулай ук, беренче тапкыр езид һәм лезгин телләрендә эшләр каралды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев