Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Васыйл чишмәсе

Нурзилә Сәлахова шигыре, Мамадыш районы, Кече Сон төп мәктәбе, 7нче сыйныф укучысы.

Чишмәләргә бигрәк бай ла

Туган җирем, туган ягыбыз.

Татлы суын эчми китмәгез,

Безнең аша үтсә юлыгыз.

 

Нәни чишмә булып саркып чыккан

Васыйл чишмәсе зур таудан.

Күпләр синең татлы суың эчеп,

Җанга дәва, армас көч алган.

 

Суын  татыр өчен, читләрдән

Авылдашлар кайта ялларда.

Талларыңа кунып сандугачлар

Моңлы җырын суза таңнарда.

 

Васыйл чишмәсе, ургылып ак!

Алмашынып торсын буыннар.

Бисмилласын әйтеп эчкән һәркем

Авыз итсен татлы суыңнан.

Нурзилә Салахова, Мамадыш районы, Кече Сон төп мәктәбе, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев