Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды

Быел конкурста 400 дән артык кеше катнашты.

23 нче февральдә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге ел саен Халыкара Туган тел көнендә чара уздырып килә. Быел исә ул күңелләрдә «Туган телем» дигән конкурсына нәтиҗә ясау белән кереп калачак. Ул ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды. Быел Дәрдемәнд тууына 165 ел.

Быел конкурска 200 гә якын видео килде. 400 дән артык кеше катнашты. Үзбәкстан, Башкортостан, Туймазы шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә,Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Яр Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде.

Дәрдемәндгә багышлап шигырь язучылар да бар. Алар — Әлки районы, Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гүзәлия Рәхмәтуллина, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 6 класс укучысы Ислам Сафиуллин, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 8 класс укучысы Хәнифә Халикова, «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте» студенты Раян Шакиров.

Эшләрне шагыйрь, әдәбият галиме Равил Рахмани бәяләде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хезмәткәре Ләйсирә Фазлыева конкурска килгән эшләрне карап урыннар билгеләде.

Беренче урынга Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең 6 нчы класс укучысы Луиза Гафиятова, Саба районы Тимершык мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Илназ Биктимеров, Казанның 171 нче мәктәбенең 3 класс укучысы, «Мирас» футбол камандасы капитаны Заринә Газизуллина, Казан политехника көллияте студенты Алсын Каримов, Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясенең 10 класс укучысы Язилә Мозаффарова лаек булды.

Чыганак https://tatar-congress.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев