Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Үзенчәлекле факсимиль басма

Бу «Моабит дәфтәрләре» үзенчәлекле факсимиль басма итеп башкарылган.

Кадерле балалар! Моннан берничә ел элек Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре» факсимиль басманың кереш сүзендә мөхтәрәм әдибебез Рафаэль Мостафин: «1953 елдан алып Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» ана телебездә дистәләрчә мәртәбә нәшер ителде, алар шулай ук рус телендә һәм дә 60 тан артык чит телләрдә дә басылып чыкты. Әмма бу басма — үзенчәлекле. Ике "Моабит дәфтәрләре"нең тулы факсимилесы укучылар игътибарына тәүге тапкыр тәкъдим ителә», — дип искәрткән.

Нәрсә соң ул факсимиле? Факсимиле сүзе латинчадан «шундый ук итеп эшлә» дип тәрҗемә ителә. Димәк, ул — теләсә кайсы график оригиналны: кулъязма, гравюра, култамга, рәсем, сызымнарны һ.б ничек бар, шулай итеп күчереп эшләү. Факсимилега алынучылар — алар сайланган чыганакның күләмен, төсен, сакланыш хәлатен һәм башка үзенчәлекләрен мөмкин кадәр яхшырак итеп күрсәтеп бирүчеләр. Менә бу «Моабит дәфтәрләре» басмасы да нәкъ шундый итеп башкарылган.

Шагыйрь-каһарман Муса Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләре хакында бихисап китаплар язып калдырган инсан, Рафаэль Мостафин шулай ук: «Җәлил поэзиясен яратучы һәркем өчен аларны укып кына калмыйча — әлеге шигырьләрне үз күңеленә сеңдерергә, шагыйрьнең кичерешләрен, шигъри юллардан моң булып агучы чынбарлыкның җанлы яктылыгын тоярга да мөмкинлек булдырылды», — дип ачыклаган.

Әгәр дә сез "Моабит дәфтәрләре"нең һәр битен җентекләп карап чыгарга ният итсәгез, әлеге басманы шәһәрнең үзәк китапханәсенә рәхим итегез!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Чаллы үзәк китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Җәлил - Минем иң яраткан шагыйрь!