Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Үзем белдем диген!»

Укучы балалар өчен нәшер ителгән бик күп китаплар арасыннан бу китап үзенең матурдан-матур рәсемнәре белән аерылып тора!

Аны балалар өчен бик ямьле китаплар чыгаручы “Юлбасма” дип аталучы шәхси нәшрият әзерләп бастырган.

“Үзем белдем диген” татар әкиятләре китабы –  бүгенге көндә нәшриятта басылып чыгу белән үк үтә дә популяр булып киткән китапларның берсе. 
Китап иллюстрацияләрен танылган оста, рәссам Гөлнара Фәләхова иҗат иткән. Аларга карагач, рәссамның талантына сокланмый калу мөмкин түгел!  Гөлнара Фәләхова балаларга нинди рәсемнәр ошавын бик яхшы белә. Ул укучыларга Башкортстанның Октябрьский каласында яшәүче һәм балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләүче тәҗрибәле иҗатчы буларак таныш. 
Татар халык әкиятләрен күпме генә нәшер итсәләр дә, аларга ихтыяҗ һәрчак бар һәм булачак.

Менә бу китапның да рус телендәге тәрҗемәсе  дөнья күрде инде. Әлеге басма татар мәдәнияте мирасы белән танышырга теләүче башка милләт балалары өчен кызыклы булыр. Шушы китапларны укыган балалар тагы бер кат могҗизаларга бай әкиятләр иленә күз салып, дөньяда игелеклек һәрчак өстен чыгуына тагы бер кат ышанырлар. Бүген китапның татарча басмасын да, русча басмасын да сатып алучылар саны күбәя баруы да – яхшы күрсәткеч.

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Яр Чаллы үзәк китапханә хезмәткәре.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев