«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
Казанда татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Җиңүчеләр исемлеге:
-
Әдилә Мөбәрәкова – «Зәкәрия» этно-фольклор төркеме, татар этник группаларына багышланган музыкаль альбом;
-
Регина Гаязова - «Татар кызлары» дигән татарча комикслар;
-
Булат Усманов – «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта»;
-
Ләйсән Гирфанова – «Сихри Казаным!» квест-променад;
-
Алсу Хәбибуллина – «САФ әдәбият» проекты;
-
Гүзәл Гарипова – «Нәҗип» график новелла;
-
Илгизәр Вахитов – «Казан урамнары» открыткалары;
-
Алинә Бикмуллина – «Акча иле» китабы.
Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты. Конкурска Казанда яшәүче укучылардан һәм яшьләрдән 80нән артык гариза килде. Телне өйрәнүнең стандарт булмаган, заманча, кызыклы формаларын тапкан 24 проект авторы нәтиҗәдә финалга чыкты.
Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен барлыгы 2 миллион күләмендә грант тапшырылды. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнде.
Җиңүче 8 проект та 2023 ел азагына кадәр тормышка ашырылырга тиеш.
https://tatar-inform.tatar/news/uz-telem-baigesenen-inucelar-isemlege-bilgele-buldy-5874180
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев