Бәйге татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышлана.
Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бәйгедә Казан шәhәре мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары, Казан шәhәре югары уку йортлары hәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.
Бәйгенең шартлары:
- Татар телен өйрәнүне уңайлы хәм нәтиҗәле итүче, татар мәдәниятен танытучы һәм дәрәҗәсен үстерүче проект уйлап тап.
- Бәйгенең сайтында 2023 елның 9 июленә кадәр гаризаңны җибәр.
- Проектыңны әңгәмә нигезендә сайлап алу этабында тәкъдим ит.
- Проектыңны тормышка ашырыр өчен акчалата грант җиң.
- Проектыңны тормышка ашыр!
Юнәлешләр:
- Медиа проект
- Белем бирү проекты
- Күңел ачу проекты
- Мәдәният Һәм иҗат өлкәсе
- «Бер көнлек» (событийный) проект
Этаплар:
- Бәйгенең башы: 1нче апрель, 2023 ел
- Гаризалар кабул итү: 1 апрель – 9 июль, 2023 ел
- Читтән торып сайлау: 10 – 23 июль,2023 ел
- Әңгәмә нигезендә сайлап алу: 25 июль (дата үзгәрергә мөмкин), 2023 ел
- Җиңүчеләрне бүләкләү: 2023 елның 1 августына кадәр
- Проектларны тормышка ашыру: 2023 елның 31нче декабренә кадәр.
Бәйгедә катнашу өчен 9нчы июльгә кадәр сайтта гариза тутырырга гына кирәк. Иң шәп проект авторлары үз идеяләрен тормышка ашыра алачак.
Тулырак мәгълүмат https://yztelem.ru/ сайтында.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев