Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Урыссу укучылары гарәп теленнән республика олимпиадасы призерлары булды

Урыссу кызлары мәдрәсәгә укырга килгәнче гарәп алфавитын да белмәгән.

19-20 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында IX-XI сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләреннән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабында Урыссуның 3нче мәктәбендә укучылар — Фазлыева Альбина һәм Таҗиева Алия катнашты. Алар шул ук вакытта «Фәнис» мәдрәсәсендә көндезге бүлектә II курста белем алалар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Укучыларны республикакүләм олимпиадага «Фәнис» мәдрәсәсенең гарәп теле укытучысы, РИИ һәм БИАны тәмамлаган Ризвон Шәропов әзерләде. Гарәп теле мөгаллименә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән грамота тапшырылды.

Әйтергә кирәк, олимпиадада урыссулылар туган теле гарәп теле булган укучыга гына бирешеп, Фазлыева Альбина — II һәм Таҗиева Алия III урынны яулады. Урыссу кызлары мәдрәсәгә укырга килгәнче гарәп алфавитын да белмәгән. Алар бары «Фәнис» мәдрәсәсендә укып гарәп телен өйрәнгәннәр. Бу — Татарстан мәдрәсәләрендә гарәп теле укыту методикасы югары дәрәҗәдә булу турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Фото: https://dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев