Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Урамда - май!

Май аенда кем ниләр эшләргә ярата? Хәбәрчеләребез җавабы биредә.

Резеда: Урамда – май! Ә сез бүген авылдамы, шәһәрдәме?

Айзат. Авылда, бәрәңге утыртабыз...

Резеда. Бәрәңге утыртыр чак та җиттемени?

Язилә: Уф, яратмыйм!

Нәркизә: Кем ярата соң?

Язилә: Бәлки кемгәдер рәхәт кенәдер ул бәрәңге утырту?

Әдилә: Авылда шууундый рәхәәт!

Айсылу: Миңа бәхет ул – авыл! Сәпиттә йөрергә дә рәхәт. Менә шундый рәхәтлек авылда...

Азалия: Авылда гел рәхәт инде ул, дуслар. Кояш, яшел үлән, кошларның сайравы, сәпиттә йөрүләр, авылда әкияттә сыман.

Нәфисә: Авылда, әлбәттә, рәхәт. Ләкин монда әйтелгән сүзләр шәһәрдә яшәүчегә генә кагыла. Авылда яшәүчегә эш тә эш ул...

Латифә: Ә мин Казанда! Кибеттә! Казанда да рәхәт!

Азалия: Бар җирдә үзенчә рәхәт!

Нәркизә: Шулай инде ул авылда, эштэн бушап булмый.

Азалия: Җәй башланды, лэкин нигәдер безне мәктәптән җибәрмиләр әле, дуслар! Ә урамда кояш үзенә чакыра, әйдә чык инде урамга дип.

Резеда: Каникулларны көтәсезме?

Фирүзә: Көтсәң дә, көтмәсәң дә килеп җитә бит ул. Ял көнен, каникулларны көтә-көтә гомер уза да инде. Сез менә һәр минутның тәмен татып яшәп карагыз))

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев