Ур-ра! Каникул башланды, безне ямьле җәй көтә
Әлфия Ситдыйкованың балалар өчен шигырьләре.
СӘЛАМӘТ БУЛАЧАКБЫЗ!
Спорт мәйданчыгы төзеп
Куйдылар Күҗәкәдә.
Көчне сынау мәйданы ул
Кыю һәм үҗәтләргә.
Кем спортта сынатмаса,
Корычтай булыр холкы.
Тырышып күнегүләр ясап
Чөячәк күккә тупны.
Баскетбол да, волейбол да
Чит булмас хәзер безгә.
Сәламәт тән һәм сау акыл
Булачак һәммәбездә.
Мәйданчык буш тормасынга
Җыелып килик көн дә.
Шат авазлар тынсын бары
Йоклаган чакта, төнлә.
ҮСӘБЕЗ СПОРТТА НЫГЫП
Бүген бездә зур тантана,
Ярыш ул олы бәйрәм.
Бала-чагалар җыелган,
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Сикерәләр, йөгерәләр,
Тартышалар аркан да.
Авыз ачып торсаң, берәү
Сала сине аркаңа.
Спорт алыштыргысыз дус ул,
Белә бит һәммәбез дә.
Ярышабыз, узышабыз,
Мәйданга киләбез дә.
Үсәбез спортта ныгып,
Физик яктан чыныгып.
Чир йөрсен бездән еракта,
Яшик сәламәт булып.
БАСКЕТБОЛЧЫ
Бик кечкенә булсам да мин
Яратам баскетболны.
Буем үссен диеп, көндә
Ашыйм кишер салаты.
Йөгерәм дә, сикерәм дә,
Куян малае кебек.
«Ай-яй җитез егет!» – диеп,
Кояш елмая күреп.
Тупны тотып аламын да,
Аяк очына басам.
Канатланып очамын да,
Тупны кәрҗингә салам.
Чын спортчы булыр өчен
Көчле ихтыяр кирәк.
Авылда спорт бәйрәме...
Ашкынып тибә йөрәк.
ТИЗЗАРЯДКА
Иртән торып басу белән
Өстәп җанга дәрман-көч,
Әти-әни саный башлый:
– Бер-ике-өч... Бездә көч!
Әти-белән әни кебек
Чыныктырып холыкны.
«Тиззарядка»га кушылам,
Ачып куеп «телик»ны
Телевизордагы апа
Уйната тәмен белеп.
Җитезлегенә сокланып,
Дәү әни тора көлеп.
ЧЕМПИОН
Җиңел атлетика белән
Данга төренгән апа,
Олы спорт бәйрәменә
Америкадан кайта.
Фирая Солтанова ул.
Озын сүзнең кыскасы:
Марафончы һәм чемпион,
Чын йөгерү остасы.
Әби әйтә: «Фирая апаң –
Татарстан йолдызы
Чабышкы ат сыман горур,
Данлыклы татар кызы.»
Аңа охшарга тырышып,
Йөгерәм әле мин дә.
Чемпион ападай беркөн
Танылыр өчен илгә.
ВАКЫТ ҮТСЕН ӘЛЕ
Бассейнга йөри Кәрим
Өйрәнә ул йөзәргә.
Бигүк йөзә белмәсә дә
Туры килә түзәргә.
Башкалар балык шикелле
Суда мәтәлчек ата.
Кәрим бакалар шикелле
Читтә быкырдап ята.
Су яшерә хурланудан
Түгелгән күз яшьләрен.
Вакыт үтсен әле бераз
Уздырыр иптәшләрен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев