Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Уңыш-2023

Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур, үзенчәлекле шул.

    Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур, үзенчәлекле шул.

  Бу вакытта  кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Комбайнчылар басуларда көннәр буена, ялны белмичә эшлиләр. Аларның  уңышны түкми-чәчми тиз арада җыеп аласылары килә.

 Бакчаларда салкын көннәр башланганчы, һәркем тырышып-тырмашып уңышларын җыя. Бәрәңгеләрне, суганнарны, кишерләрне һәм башка яшелчәләрне алып урнаштыра. Икенче елда утырту өчен орлыкларны хәстәрләп куя.

 Без, Актаныш районы Такталачык мәктәп-интернаты укучылары һәм укытучы-тәрбиячеләре, һәр елдагыча уңышларны җыеп урнаштыргач, матур залга бәйрәмгә җыелабыз. Бүген бездә “Уңыш бәйрәме”.  Бер ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Укучыларның күбесе зур, акыллы, тырыш, матур булып үскән. Уңышны җыеп урнаштыру да бик актив булдылар. Арабызга быел гына килеп кушылган укучылар да, үзләренең кулларыннан килгәнчә, уңыш җыюда тырышып эшләделәр. Мәктәбебез директоры Хаҗиева Наилә Хаҗимәрдан кызы барыбызны да бәйрәм белән котлады һәм укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук укучыларны тәмле бүләкләр белән мәктәбебезнең даими иганәчесе булган Бакоян Армен һәм Жанна гаиләсе сөендерде. Шул уңайдан аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, киләчәктә уңышлар телик. Бу бәйрәмебезне тагын да җанландырып җибәрде. Балалар көзге мода күрсәттеләр, сәхнәдә биеделәр, шигырь сөйләделәр, җырладылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.

  Уңышны үстереп урнаштыру өчен къпме көч таләп ителгәнен барыбыз да яхшы  аңлый. Бу ел табигать шартлары коры булуга карамастан, мәктәбебез бакчасыннан мул уңыш җыеп алынды. Күпмедер дәрәҗә үзебезнең хезмәткә нәтиҗә ясар өчен, бәйрәм барышында,  алынган уңыш якынча килограммнарда да күрсәтелде.

 Без, үзебезгә кирәкле булган яшелчә, чәчәк орлыкларын иртә яздан тартмаларга чәчәбез. Барыбызның тырышлык белән эшләп, яшелчәләрне, чәчәкләрне утыртабыз, аларны күңел җылыбызны биреп тәрбияләп үстерәбез. Интернат һәм бакча территориясен һәрдаим тәртипкә китереп торабыз. Бүгенгесе көндә яшелчәләр җыеп, үз урыннарына урнаштырылды. Икенче елга мул уңыш алу максатыннан бакчада сарымсак утыртылды.

  30нчы сентябрь көнне үзебез җитештергән продукция белән Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган район ярминкәсендә катнаштык.

 Алда озын кышлар, төп уку чоры. Безгә практик эшләрне теоретик белемнәр белән ныгыту бурычы тора. Хезмәтне яраткан кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Хезмәтне яратыгыз, эш сөючән булып үсегез. Барыбыз да исән-имин, сау-сәламәт булыйк! 

Актаныш районы Такталачык мәктәп-интернаты авыл хуҗалагы хезмәте укытучысы Шайхенурова Гөлчәчәк Флүс кызы. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев