Ул – ут кебек! Сәхнәдә дә, эфирда да, тормышта да!
Уңган, булган, бар яктан да җитез, тапкыр ул. Кемне шулай мактыйммы? Бу сүзләрем татар эстардасы йолдызы, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова турында.
Ул студент вакытында радиода диджей булып эшли башлый, аннары концертлар оештыру белән шөгыльләнүче оешмада бүлек җитәкчесе була. 2006 елдан башлап, ел саен «Татар җыры»н алып бара. Һөнәре буенча ул – журналист. «ТНВ» каналында авторлык программасын алып бара. 2016 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә. Һәм миңа Гөлназ Сәфәрова белән әңгәмә корырга насыйп булды.
– Беренча тапкыр алып баручы буларак сәхнәгә чыкканыгызны хәтерлисезме? Нинди хисләр кичердегез?
– Беренче тапкыр мин сәхнәгә 9 яшемдә чыктым. Шуңа күрә мин ул хисләрне хәтерләмим. Шуннан соң минем практика алга таба үсте. Олыгайгач, сәхнәдә курку хисләре кичермәдем, чөнки минем сәхнәгә 100 тапкыр чыкканым, алып барганым бар иде. Әлбәттә, дулкынлану хисе бар, мин аны курку дип әйтмәс идем.
– Һөнәрегез буенча, сез – журналист. Беренче тапкыр нинди темага яздыгыз?
– Беренче тапкыр, 6нчы сыйныфта, зоопаркта булган проблемалар турында язган идем.
– Алып баручы нини булырга тиеш?
– Беренче чиратта – дикция. Аның сөйләм теле яхшы булырга тиеш, әгәрдә булмаса, ул аның өстендә эшләргә тиеш. Икенчесе, аның өс киеме чиста, матур булырга тиеш. Иң элек алып баручының тышкы кыяфәтенә карыйлар. Һәм, өченчесе, ул белемле булырга тиеш.
– Сезнең меңләгән интервью алганыгыз бар. Уңышлы әңгәмә лайфхаклары белән уртаклашыгыз әле.
– Һәр интервьюга әзерләнергә кирәк. Әңгәмәдәш «җиңел», аның белән аралашу авыр түгел һәм әзерләнмичә барырга мөмкин дип уйларга кирәкми. Бу очракта интервью уңышсыз булачак, мин үзем дә моңа күп тапкырлар инандым. Бу кеше турында мәгълүмат эзләргә кирәк, аның белән үз-үзеңне ышанычлы тотарга кирәк. Кыю сораулардан беркайчан да куркырга кирәкми.
– Сезнеңчә, алып баручы һөнәре авырмы?
– Һәрбер һөнәрнең үз авырлыклары бар. Ул безгә читтән генә җайлы тоелырга мөмкин. Алып баручы микрофонын алды да сәхнәгә чыгып басты түгел.
– Алып баручы һөнәре сезнең тормышыгызда нинди роль уйный?
– Ул – минем тормышым, яшәешем. Әгәр дә мин аның белән көн саен шөгыльләнәм икән, димәк, ул минем көндәлек эшем, дигән сүз.
– Димәк, ул сезнең “хобби” гына түгел, ә төп эшләрнең берсе булып санала?
– Әлбәттә, эш. Әгәрдә, ул синең вакытыңны алып, хезмәт хакы китереп тора икән, ул хобби гына була алмый.
– Үзегезне өч сыйфат белән тасвирлап бирә аласызмы?
– Принципиаль, һәрвакыт дөресен генә сөйләүче, эшләргә яратучы (позитив).
- Киләчәктә журналист, артист, алып баручы буласы килгән дусларыбызга сез нинди киңәшләр тәкъдим итәр идегез?
– Үз өстеңдә эшләргә кирәк. Практика алырга, хаталардан курыкмаска. Һәм, әгәр дә, журналист буласың килә икән, бөтен җирдә үзеңне сынап карарга кирәк. Эшләгәнең үзең өчен дип, камилләшергә тырышырга кирәк.
Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев