Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Укытучылар өчен яңа телевизион конкурс старт ала

4нче сентябрьдән Россия телевидениесенең «Россия-Мәдәният» телеканалында беренче тапкыр укытучыларның профессиональ уены – «Белем тапшыруы» старт алды.

Ул атна саен булачак. Әлеге тапшыру мәгариф министрлыгы һәм "Россия-Мәдәният" телеканалының уртак проекты. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән педагог командалары катнаша. Ә аларның капитаннары "Россиянең Ел укытучысы-2021" Бөтенроссия конкурсы финалистлары булачак.

Беренче сезонда 32 команда үзара көч сынашачак дип көтелә. Конкурсантларга төрле өлкәләрдәге сорауларга җавап бирергә, лаборатория эшләрен башкарырга, спорт ярышларында катнашырга, эрудиция, зирәклек һәм җитезлек сәләтләрен күрсәтергә туры киләчәк. Шулай ук тамашачыларга үз һөнәрләре, заманча укучыларның нинди булуы һәм хәзерге мәктәпләр турында сөйләргә кирәк булачак.

Уенчыларның консультанты – мәгариф министры Сергей Кравцов булачак. Алар министрдан киңәшләр сорый алачак. Тамашачыларны барлыгы 16 тапшыру көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X