Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Республикакүләм Чыршы бәйрәмендә булдылар

Бәйрәмгә бөтен Татарстаннан 8,5 мең бала җыелды.

«Татнефть Арена»да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларны Яңа ел белән котлады.

Бәйрәмгә бөтен Татарстаннан 8,5 мең бала җыелды. Биредә Татарстанның барлык почмакларыннан «Укучының мәдәни көндәлеге» порталының иң актив кулланучысы» республика конкурсы җиңүчеләре дә бар иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел саен республика чыршысы Татарстанның барлык почмакларыннан меңләгән иң актив, уңышлы һәм талантлы балаларны җыя. 

"Сезгә тормышта үз урыныгызны табуыгызны телим. Иң мөһиме – артка чигенмәскә һәм бирешмәскә. Сезнең белән әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгыз, бөтен Татарстан. Без сезгә ярдәм итәчәкбез һәм уңышларыгызга сокланачакбыз. Сезнең өчен һәм Сезнең белән бергә Россия өчен эшләячәкбез. Яңа ел белән!» - дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты. 

«Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-мәгариф проекты Татарстан Республикасында яшь буынның мәдәни кыйммәтләрен формалаштыруга һәм рухи үсешенә ярдәм итү максатыннан тормышка ашырыла.

Әлеге проектның югары социаль әһәмияте Татарстан җитәкчелеге тарафыннан бәяләнде. 2015 елда проект шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм республиканың барлык башлангыч мәктәпләрендә дә эшли.

https://mincult.tatarstan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев