Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты активистларының яллары

Активистлар «Мирас-Наследие» балалар лагеренда мәдәни вакыйгаларга бай булган профильле сменада катнашалар.

«Мирас-Наследие» балалар лагеренда «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-мәгариф проекты активистлары өчен «Этномастер» профильле сменасы дәвам итә. 

Лагерь кысаларында сменада катнашучылар өчен чүлмәкчелек, тукыма буенча рәсем ясау, агач эше, чигү, театр осталыгы, кулинария, хореография; лекцияләр, интерактив дәресләр, интеллектуаль квизлар, китап күргәзмәсе, шулай ук танылган мәдәният эшлеклеләре белән иҗади очрашулар оештырыла.

Милли музей балалар өчен аерым мәдәни программа тәкъдим итте. Балалар «Агачтан уеп ясау» практикасы белән таныштылар, шулай ук музей балаларга үзенең иң популяр «Ручейки Поволжья» дигән программаларын тәкъдим итте. Интерактив программада Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Мордовия һәм Татарстанның халык уеннары тәкъдим ителә. Уен аша балалар Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштылар.

Балалар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары белән очрашты. Иҗади очрашуны Рәдиф Галимов, Луара Шакирҗанова, Ләйсән Гатауллина үткәрде.

Этнограф, фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров балалар өчен этномузыкология буенча мастер-класс үткәрде. Ул балаларга үзе белән алып килгән этник музыка коралларында уйнау дәресе үткәрде һәм яңа җыр өйрәтте.

Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән бергә балалар «Туган як белгечләре» интеллектуаль квизында уйнады, шулай ук китапханә «Туган ягым» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

4нче ноябрь көнне сәгать 10:00да «Мирас-Наследие» үзәгендә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты активистлары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм узачак. Чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашачак.

Смена көзге каникуллар чорында 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм РЦ «Лето» белән берлектә оештырылды. Ул «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-мәгариф проектының 10 еллык юбилей елын бәйрәм итү кысаларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев